Myvideo

Guest

Login

Асылташ Тинчурин театрында чыгыш ясады.

Uploaded By: Myvideo
707 views
0
0 votes
0

Казан шәһәрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгы уңаеннан мәктәп һәм гаилә театрларының I республика фестивале уздырыла. 17 һәм 20 октябрь көннәрендә мәртәбәле жюри коллективларның 100 дән артык чыгышын карап, аларга бәя бирде. Мөслим районыннан бәйгедә лицей һәм Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең театр колективлары уңышлы чыгыш ясады. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә эшләп килүче “Асылташ“ балалар театрының кечкенә артистлары Радик Фәизовның “Саодака“ пьесасы буенча куелган спектаклен жюри хөкеменә тәкъдим итте. Коллектив спектакльне мәктәп укучыларына берничә тапкыр күрсәтте. Шулай итеп, яшь артистлар бәйгегә барыр алдыннан чыныгу алдылар. Зур сәхнәдә көч сынау аларга тагын да илһамланып иҗат итәргә канат куйган. Фестиваль 2 ноябрьдә гала-концерт белән тәмамланачак. Җиңүчеләрне Тинчурин театры шефлыкка алачак. “Асылташ”лылар бүләкләү тантанасына чакырулы. Коллективка уңышлар телибез.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later