“Үзебез“ оешмасы тәкъдим итә: Яңа буын әңгәмәсе “Күпмилләтле татар халкы?!“ 5-нче кисәк. Раил Өметбаев башлап ебәрә: Сәләм сиңа, мишәрем, керәшенем, ногаем, әстерханем, себерем, казаным һәм типтәрем! Римзил Вәлиев: “Татар күптөсле, күптөрле, күпавазлы, чыннан да күпмилләтле, һәм иншалла, шушы матур үзенчәлекләр берәз САКЛАНСЫН ИДЕ“. Рәфис Җәмдихан: “Этник төркемнәр әкерен генә табигый рәвештә бетәчәк“. Агрофена Васильева: “Бөтен халыкны бер төрле җасасак, дөньяның җәме бетәр иде. Чәчәкләр дә бер төстә генә булса, матур булмас иде“. Илсөя Бәдретдинова: “(Иҗат юлын башлап җибәргәндә) радиога килгәчтен, миңа: “Сеңелем, җырлауың бара инде шунда, но мишәрчә җырлыйсың бит, карале болай сине беркая да кертеп булмый бит” диделәр. Баштан, мин шулай булырга тиештер дип уйладым да, шундый фикергә килдем: “Ничек инде? Нишләп әле мин бер ханым әйткән өчен генә телемне үзгәртергә тиеш? Юк, мин горурланам!””.
Hide player controls
Hide resume playing