КЫЧЫТКАНЛЫ КҮРЗЕ (ПИЛМӘН) КАМЫР: 🔻100 мл су 🔻1 йомырка 🔻чәй калагы очында тоз 🔻он ЭЧЛЕК: 🔻кычыткан – 100 гр 🔻яшел суган -50 гр 🔻укроп – 50 гр 🔻1 башлы суган 🔻1 йомырка 🔻1 кашык сметана 🔻100 гр атланмай (эчлеккә һәм суган кыздыру өчен) 🔻тоз, борыч 1️⃣Күрсәтелгән азыклардан башта камыр ясап алабыз. Ул гадәти пилмән камыры кебек ясала. Камыр ял иткән арада эчлек әзерлибез. 2️⃣Эчлек өчен кычытканны 5 минут кайнар суда пешекләп алабыз. Яшел азыкларны һәм кычытканны вак итеп турыйбыз. 3️⃣Суганны турап атланмайда кыздырып алабыз. Эчлекне бергә бутап, каймак, чи йомырка, тоз, борыч салып болгатабыз. Эчлек әзер. 4️⃣Пилмән ясаган кебек яки үзенчәлекле формада бөрәбез. Кайнап торган тозлы суда пилмән кебек пешереп алабыз. 5️⃣Табынга сыер мае белән майлап, өстенә кипкән сарымсак сибеп чыгарырга мөмкин. Каймакка манып ашыйбыз. Ашларыгыз тәмле булсын!
Hide player controls
Hide resume playing