Язмыш микән безне очраштырды, — Юлларыбыз килеп кисеште, Күзләребез меңнәр арасыннан Берсен-берсе табып күреште. Мин барлыгын син бит белми идең, Син барлыгын мин дә белмәдем; “Яратам“ дип миңа әйтмәдең син, Мин дә сиңа “сөям“ димәдем. Үз юлыңнан кабат китеп бардың, Дәвам иттем мин дә юлымны; Саубуллашкан чакта кыялмадым Кысарга да хәтта кулыңны. Ә йөрәктә нидер торып калды: Сүнәр очкын,янар ут микән? Очрашырга сүз дә куешмадык, Очрашырбыз микән,юк микән?
Hide player controls
Hide resume playing