Яшел Узән Онлайн Телеграммасында хәбәр итә: “Норлат балалар йортында балалар иҗади остаханәсен ачу тантанасы булды“ Бүген, балаларны яклау көнендә, Яшел Үзән районының Норлат балалар йортында зур бәйрәм - сәнгать остаханәсе ачылды. Тантаналы чарада ТР прокуроры урынбасары Александр Чеховской һәм Яшел Үзән прокуроры Дмитрий Ерпелев, “АК БАРС СОЗИДАНИЕ” хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Раиса Афанасьева, “Хан йорты” компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадов катнашты.
Hide player controls
Hide resume playing