Казан–Саба юлы белән килеп, Теләчегә җиткәч, уң якта зур бер хуҗалык кала. Игътибар итми генә узып китеп булмый аны. Биек-биек корылмалар каршындагы араннарда атлар чаба, Мишә буендагы болыннарда да зур-зур ат көтүләре... Аргамаклар яши торган бу торакларның төзеклеге, зурлыгы монда эш сөйгән тырыш хуҗалар барлыгына ишарәли. Янәшәдә генә тәрәзә йөзлекләре челтәрле матур йорт тора. Сезне аның хуҗалары белән таныштырабыз. Бу гаиләдән биш спорт мастеры, Россия, Европа һәм Дөнья чемпионнары чыккан. Бу – атаклы көрәшчеләр һәм атчылар – ГЫЙНИЯТУЛЛИНнар гаиләсе.
Hide player controls
Hide resume playing