“Мин дә китәр идем...“ дип җырладың да суга төшкәндәй юк булдын. Ээх,нәнәм...??? Юл буенда үскән чәчәкләрдән Кайда әни, диеп сорыймын. Ак чәчәкләр миңа җавап бирә: «Соңлагандыр бераз, мөгаен». Кайда икән әнкәй, кайда икән, Чишмәләрдән китмәс ул ары. Юк, үлмәгән әнкәй, югалмаган, Суга гына киткән нибары. Су буенда үскән тал кызлары Әнкәм җырын әллә көйлиләр. Алар белә: суга диеп киткәч, Мәңгелеккә китми әнкәйләр. Кайда икән әнкәй, кайда икән, Чишмәләрдән китмәс ул ары. Юк, үлмәгән әнкәй, югалмаган, Суга гына киткән нибары... Урынын оҗмах түрендә булсын, кадерлем???
Hide player controls
Hide resume playing