Чистай шәһәре “Ак калфак“ оешмасы һанымнары “Әрем исе, әрем тәме“ исеме белән әрем бәйрәме үткәрде. Табигать кочагында ак әремнең файдасы, кулланышы турында мәгълүмат белән таныштырып, үзебезнең әрем үләнен ничек куллануыбызны да сөйләп үттек. Кадерле дуслар, милләттәшләребез туган җиребездә үскән бик файдалы әрем үләне сезне дә битараф калдырмас дип уйлыйбыз. Ак әрем үләнен кулланып авыруларыгызга шифа тапсагыз без бик шат булыр идек. Әремнән ясалган майларны, төнәтмәләрне, чәчәкләрне, кайнатманы кулланып алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!
Hide player controls
Hide resume playing