ПОЁМ ВМЕСТЕ: текст песни см.ниже! Зөһрә Миназова - “САНА, КӘККҮК, САНА ТАҢНАРЫМНЫ“ муз. Луиза Батыр-Булгари, сл. Разиль Валиев Любительское видео, снятое Зрителем во время концерта в ЦДКЖ, Москва (1994). Айлы иде кичләр, Якты иде көннәр. Кемнәр назлый хәзер, Сөя сине кемнәр? Шатлык тулы иде Безнең уртак таңнар. Минем хәлне аңлар Сагышлы җаннар. Припев: Сана, кәккүк, кәккүк, сана таңнарымны, Сана, кәккүк, кәккүк, сана төннәремне. Көннәремә салдың кәккүкләрнең моңын, Кочагыңа алдың хәзер кемнәрне? Уртак иде еллар, Уртак иде айлар. Минем йөрәк әле Һаман ярсу, кайнар. Уртак иде язлар, Уртак иде көзләр. Синнән башка йөрәк Ничек соң түзәр? Припев: Сана, кәккүк, кәккүк, сана таңнарымны, Сана, кәккүк, кәккүк, сана төннәремне. Көннәремә салдың кәккүкләрнең моңын, Кочагыңа алдың хәзер кемнәрне?! #татарскиепесни #татарскаямузыка #татаржыры #татарчажырлар #татарскаяпесня #TMTV #татарскиеклипы #татарстан #казань #татаркызы
Hide player controls
Hide resume playing