Myvideo

Guest

Login

Безд ПРЕМЬЕРА 26, 27 февраль - Н.Иснбт Качаклар (Беглецы), реж.Ильгиз Зйниев

Uploaded By: Myvideo
1,161 view
0
0 votes
0

Болганчык еллар кеше тормышының астын өскә китерә. Әле кичә генә кәнәфидә утырган җитәкче урамда теләнергә, сәхнәләрдә балкыган артист, тамак ялы өчен алдап кәсеп итәргә, ә кайчандыр берәүгә дә кирәкмәгән сәрхүш дәрәҗәгә ирешергә мөмкин. “Качаклар” пьесасында Н.Исәнбәт әлеге персонажларны бик оста сурәтли. Әсәрдә кызыллардан качып, Колчак гаскәре артыннан Себергә һиҗрәт кылган Гайнетдин мулла юлда хатыннарын, кызын, хезмәтчесен, мал-мөлкәтен җуя. Читтән карап торышка көлкегә калган Гайнетдин, әлеге югалтулар аша, рухи ачышлар ясый. Узган гасыр башында булган вакыйгалар спектакль өчен бары декорация генә. Спектакльнең авторлары сәхнәгә бүгенге көн качакларын күтәрә. Кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында туган җирен ташлап качучылар бүген дә шактый. Заманча юмор, музыка аша чишелгән әлеге спектакль классик әсәрдә яңа темалар, яңа мәгънәләр ача.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later