Ачы язмыш йөген сөйри бер мосафир, Әйтче миңа җирдә яшәү хакын. Мең кат сорыйм, һаман әле җавап ишетелми — Нәрсә булды сиңа, газиз халкым? Вәхши дөнья, кансыз аның кануннары, Бу дөньяда үз юлында һәркем хаклы. Тик шулай да җан ачысы белән синнән сорыйм: Ничек сиңа ярдәм итим, газиз халкым? Барыр юлың кай тарафка — кемнәр әйтер?.. Үзәгеңдә бармы әле янар ялкын? Бүген миңа сулыш кебек тавышың ишетү кирәк, Дөньяга бер аваз бирче, газиз халкым.
Hide player controls
Hide resume playing