#думрф #ислам #татарлар Түбән Новгород шәһәрендә “Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе көннәре”ндә әһәмиятле чаралар уздырылды Өлкә башкаласындагы “Тәүбә” мәчете комплексында яңа бина ачылды Административ-укыту бинасы 400 кв.метрдан артык мәйданны били Бина 2 ел эчендә төзелгән Төзелеш эшләрен мәхәллә мөселманнары үз куллары белән башкарган Административ-укыту бинасын күтәртүдә РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Түбән Новгород мөхтәсибәте зур ярдәм күрсәткән Төзелешкә күп эшмәкәрләр һәм хәйриячеләр матди өлеш керткән Комплекс территориясен Түбән Новгород хакимияте төзекләндергән Яңа бинада кичке белем бирү дәресләре башланган инде “Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе көннәре”ндә Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәтенең пленум утырышы, өлкә имамнары өчен белем күтәрү курслары һәм мәдәниятара мөнәсәбәтләргә багышланган I төбәкара фәнни-гамәли конференция узды Әлеге чаралар РФ мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Исламны кабул итүенә 1100 тулу уңаеннан оештырылды Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте тормышы белән telegram каналындагы “ДУМ РФ татарча” сәхифәсендә танышыгыз: #нижнийновгород #түбәнновгород #дниисламскойкультуры #исламмәдәниятекөннәре #думно #нижгар #исламнанижегородчине #нижгармөселманнары #мечеть #мәчет #татар #татарлар #мөселман #мөселманнар #мечетьтауба #тәүбәмәчете #тәүбә #ниифаизханова #мии #1100 #1100летие #1100еллык #исламдине #мөфти #туганяк #дога #вәгазь Мы в социальных сетях:
Hide player controls
Hide resume playing