Myvideo

Guest

Login

Данис ХИСМТУЛЛИН Ап-ак мрмр баскычларда кояш! / Роберт хмтанов шигыре / Татарча шигырь

Uploaded By: Myvideo
4 views
0
0 votes
0

Ап-ак мәрмәр баскычларда – кояш! Яшел күләгәләр эченнән үтәм җәй аркылы. Башым – умартадай, уйлар – бал кортыдай... Кояш – кыл түбәдә. Җирдә – өйлә вакыты. Бәхет җыры әле җирдә. Гомер – дөрли! Истәлекләр – якты!.. Йөрәгемнән беркем ала алмады бәйрәмнәрне: анда – чәчәк бәйләмнәре, хөрлек бәйрәмнәре, Анда килми Пыкрау, төшми кырау, анда кошлар сакауланмый, гөлләрнең дә уңмый төсе... Кояш – кыл түбәдә! Барам! – үз өйлә вакытын җирдә тик бер үтә кеше. Роберт Әхмәтҗанов

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later