“Курай паркы” турында легенда Табигатьнең иң гүзәл почмагы дип саналган Мөслим авылы явыз көчләр аркасында танымаслык хәлгә төшә. Авылның хезмәт сөючән кешеләре ялкауга әверелә. Авыл халкын битарафлык чире биләп ала. Бу йогышлы чир бик тиз тарала, аны берничек туктата алмыйлар. Мөслимдә чүп үсеп утырган ташландык урыннар бик күп булган. Кешеләр анда атлар, бозаулар, сыерларын бәйләп куялар, сарыклар, кәҗәләр иркендә йөри торган булган. Урамнарда кәҗәләр кимергәннән калган агачлар, үсә алмыйча, кешеләргә рәнҗеп утырганнар. Авыл читендә генә яшәүче бер гап-гади гаиләдә бик үзенчәлекле бер бала туа. Кечкенәдән үк кешелекле, башкалар турында кайгыртучан, кече күңелле була ул. Нәрсә генә эшләсә дә, матур итеп, сыйфатлы итеп башкарырга тырыша, эшләгән һәр эшен аеруча үҗәтлек белән эшли торган була. Аны, әлбәттә, аңламыйлар, хәтта “сәер бала” дип карыйлар. “Дөньяны матурлык коткарыр!” – дип сөйләгән сүзләренә дә шикләнеп карыйлар. Бу бала егет булып үсеп җитә. Кич җитсә, кураен алып, авыл читендәге болынлыкка чы
Hide player controls
Hide resume playing