Татар дөньясында танылган журналист, хезмәттәшебез Наил Аланның җәсәде Кабо Верде-Лиссабон-Мәскәү-Казан юлы белән кайтып туган авылы зиратында җирләнде. Аны бөтен авыл халкы “сөекле авылдашыбыз“ дип соңгы юлга озатты. Бу көнне өлкәне дә, яше дә, ирләр дә, хатыннар да күз яшьләрен тыя алмады. Аны озатуда рәсмиләр, татар конгрессы кебек иҗтимагый оешмаларның вәкилләре дә юк иде. Әмма Наилнең исеме халык белән бәйле. Ул аны яратты, дөньяның төрле почмагындагы кешеләр аның рухына дога кылып искә алып соңгы юлга озатты. Үзе ничек халкын ихлас яратты, милләте дә шул рәвешле бәгырьләре сыкрап җавап кайтарды.
Hide player controls
Hide resume playing