Казанның “Хәдичә” мәчетенең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Кадыйров 20 ел өшкерү белән шөгыльләнә. Фәрит хәзрәт хәбәрчесенең сорауларына җавап бирде һәм өшкерү тәртипләрен күрсәтте. Фәрит хәзрәт: – Өшкергән вакытта кайберәүләре елый башлый, кайберәүләре калтырана, көлә, кемдер чыгып китә, бер ишләре бик куркып тирә-якка карый башлыйлар. Кайберәүләр бик нык акыра башлыйлар. Менә шул вакытта куркып калмаска кирәк. Чөнки өшкерүче ул Аллаһның дошманы белән көрәшә. Яисә син аны җиңәсең, яисә ул сине. Аллаһ сакласын, әгәр дә син аны җиңә алмасаң, ул сине бер хәл кыл
Hide player controls
Hide resume playing