1. Гомер юллары аргамак, Ялына ябыш. Яшәүнең hәр яңа көне, Ачыш hәм табыш. Вакыт ага мин йөгерәм, Килми каласым. Мин бит бу яңа заманның, Тизлек баласы. Кушымта: 2тапкыр Бир Раббым биш гомер, Арымам да, туймам да. Дөньяны колачлар, Көч, дармән булганда. 2. Өлгерәсе килә яшәп, Эшләп hәм сөеп. Вакыт гүя очар киек, Э күкләр биек. Хыяллар тормый каршыда, Елмаеп биеп. Вакыт артыңнан йөгерә, Тот мине диеп. Кушымта: 2тапкыр 3. Ак-каралы тормыш юлы, Булсада көрәш. Ул язмыштан миңа диеп, Бирелгән өлеш. Яшәүдән туймас адәм мин, Туймам мәңгегә. Нигә бу гомер кешегә, Килә бер генә. Кушымта: 4тапкыр
Hide player controls
Hide resume playing