Myvideo

Guest

Login

Бавырсак. Видео рецепт. (татарский)

Uploaded By: Myvideo
135 views
0
0 votes
0

Кабатлап куям. Рецепт язганчы әйтеп үтәсем килә, төш пешерәсе йомыркалар суыткычның(холодильник) катыру өлешендә булырга тиешләр, туңган йомыркалар. Алар нихәтле озак торсалар, шулхэтле уңу өлешедә яхшы. Тыктың, катты, иртәгә пешерү дигән сүз түгел. Минеке айлар буе тора. Икенчедән, камыр бүлмәдәге җиллелекне яратмый, камырның өске өлеше кибә, төшебезне майга салгач кабара алмыйча ярылачак. Тошне пешеп җиткәч майда озак тотмаска, камыр бик тиз майны сеңдерүчән. Тагы бер киңәш, 3,4 өлеш пешергәннән соң майны алыштыру,бу вакытта да камырга май исе керә. Пешергән ризыгыбызны әрәм итү генә була. Тошлэрне кайнар майга салмыйбыз, бары тик җылымса майга гына. Кичтән суыткычтан(мороз-ан) 5 йомырканы алдым, кабыгыннан арындырдым, юып алдым, йомырка кабыгы калмасын дип.Шул килеш төн чыкты, иртән эштән кайттым, миксерымны алдым, савытына 5 йомыркамны салдым, әйләндерергә куйдым. Йомырка сарылары таралып беткәнен күргәч, 2 туңмаган йомырканын сарысын гына салдым. Камырым бик матур, ап ак төскә керде, кабарды,озак әйләндерү шарт. Хәзер инде камырга куштым 1 аш калагы көнбагыш мае, чәй калагының очына чәй содасы алып, 9 %лы аш серкәсе (уксус) белән сүндерәбез дә, камырга салабыз,болгатабыз.Чәй содасын күп салып куймагыз, куп салынган очракта камыр пешкәч эче яшкелт кебек була. Чама белән генә әз әзләп иләнгән он салабыз, болгата барабыз. Камыр бик каты булмасын, кашыктан камыр аерылганчыга тикле болгатабыз. Камыр үзенә бертөрле тавыш бирә, җырлый дисәк тә була. Камырны ял иттерергә куябыз, өстен тастымал белән ябып, җил уйнамаслык җирдә тотабыз. Ял иткән камырны берәр кашык кына алып онлы кунага төшерәбез, кулны онга манчып, кунада камырдан баулар тәгәрәтәбез. Тәгәрәтеп бетергәч, бер озынлыкта кисеп чыгабыз. Газ плитәсе өстендә пешерәсе савытыбызга көнбагыш мае салабыз, газыбызны сүлпән генә тотабыз, маебыз җылы гына була. Хәзер инде кискән төшләребезне берәм - берәм сала барабыз. Төшләрем матур булсын өчен, майга салганда төшләремне кунада берәмләп тәгәрәтеп алып, салып бардым. Төшләр салынып бетте, газны әз генә ачабыз да, ярты стаканнын яртысы салкын су салабыз. Төшләр кабарып менүгә болгата болгата пешерәбез. Майдан иртә алмыйбыз, шиңәргә мөмкин. Икенче кат төшләрне салганчы майны суытам, су салам, төш салам, пешерәм. Суны ин мөһиме кайнар майга салмагыз, төш салганчы да ярый, төш салгач та ярый суны салырга. Майны мин беренче пешергәннең өстен сөзеп алам, төбен түшәм, тагы шул майны чиста табакка салам, май өстим, шулай пешерәм. Болай иткәндә май тиз күбекләнми.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later