Myvideo

Guest

Login

Ярдм № 42 (татарча)

Uploaded By: Myvideo
1 view
0
0 votes
0

“Ярдәм“ милли ислам хәйрия фонды дөньяга тәрәзә ача. Туры һәм күчерелмә мәгънәдә. Ноябрь урталарында “Ярдәм“ фонды вәкилләре, Берләшкән гарәп әмирлекләренең Дубай шәһәрендә толерантлык буенча халыкара җыенда катнашып, үзенең социаль проектларын тәкъдим итеп кайтты. Бу айда ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен тернәкләндерү курслары тәмамланып, терәк-хәрәкәтләрендә авырлык булган кешеләр өчен “Бер-беребезгә булышыйк“ курслары башланып китте. Аларның барысы да “Ярдәм“дә үзләре өчен яңа дөнья ачты. Үзләренең нинди генә проблемалары булуга карамастан, бу проблемаларны җиңеп булганлыгын аңлады. Алай гына түгел, үзләрен ничек бар, шулай итеп кабул итеп, дөньяга ябышып яшәргә тотынды, үзләре өчен яңа мөмкинлекләр ачты. Шушы курсларны үзләре өчен сулар һава кебек кабул итте. Озак кына сузылган төшенкелектән чыгып, бу тормышның матур якларын да күрә һәм шуларга карап, шатлана башлады. Видеожурналыбызны карап, сез дә гыйбарәт алыгыз, дуслар һәм сәламәтлекнең кадерен белеп яшәгез.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later