Myvideo

Guest

Login

ади Такташ Мокамай (Хади Такташ Мокамай)

Uploaded By: Myvideo
1 view
0
0 votes
0

Шигырьләр. Стихи татарских поэтов. В этом видео можно прослушать стихотворение на татарском языке в оригинале и ознакомиться текстом. Текст стихотворения “Мокамай“. Автор: Хади Такташ. “Белмим, Әллә күпкә, Әллә бик озакка, Ахры, мәңге онта алмамын Тамбов урманнары уртасында Усак яфраклары шаулавын... Алар мәңге минем хыялымда Шаулый-шаулый яфрак ярырлар, Карт имәннәр, калмый минем арттан, Кая барсам, озатып барырлар... Бер җирдә юк андый ак каеннар, Бер җирдә юк андый урманнар, Бер җирдә юк камыш сабаклары – Андагыдай шаулый торганнар... Әкияттәге ике бала кебек, Каен башларына үрмәләп, Ике штансыз малай дөнья белән Танышып йөргән идек бергәләп... Беребез сары чәчле, беребез – кара: Сары чәчлесе – ул мин идем; Кара чәчле, коңгырт кара күзле, Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем, Ул, Мокамай бәгърем, син идең... Ак каенга аслып менгән кебек, Мин тормышта һаман яктыга, Югарыга табан юл алдым; Менгән саен җирнең матурлыгын, Яктылыгын күбрәк күралдым... Ә син менәлмәдең, Калдың, Югалдың... Әкияттәге ике бала кебек – Икебез дә кара борынлы, Зурлар кебек, кулны артка куеп, Йөри идек таптап болынны... Һәрбер нәрсә безгә яңа иде, Һәрнәрсәгә исебез китә иде, Бернәрсә дә бездән качмый иде, Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде... Күпме кыен күрдек шуның өчен, Күпме тал чыбыгы ашадык; Әкияттәге ике бала кебек, Күпме “җафа чигеп” яшәдек... Кем уйлаган шушы шаярулар Синдә кәсеп булып калыр дип, Уйнап башланган эш тормышыңны Һәлакәткә алып барыр дип... Хат язсам да хәзер соңга калдым, Укымассың минем хатымны, Ләкин минем бурчым, Мөхәммәтҗан, Йөлу синең яман атыңны! Син гомереңне усал исем белән, Канлы пычак белән чикләдең... Әллә ничек булды синең гомер, Син, Мокамай, әллә нишләдең!.. Әкияттәге ике бала кебек, Каен башларына үрмәләп, Ике штансыз малай дөнья белән Танышып йөргән идек бергәләп... Ак каенга аслып менгән кебек, Мин тормышта һаман яктыга, Югарыга табан юл алдым; Менгән саен җирнең матурлыгын, Яктылыгын күбрәк күралдым... Ә син менәлмәдең... Калдың, югалдың... Үткәннәрем авыр әкият минем, - Ул әкиятне әгәр сөйләгәндә, Чаглып китсә синең күләгәң, Юк, юк, Мин ант итәм: һичбер вакытта да Сине карак итеп сөйләмәм... Син яшәргә хаклы кеше идең, Син яшәргә җирдә теләдең. Тик син ачлык тырнагыннан, Түбәнлектән Чыгу юлын гына белмәдең... Ә бит Бергә чабаталар үреп йөргән чакта, Син остарак миннән үрәйдең, Минем матур итеп үрәлмәүне Булдыксызлыгымнан күрәйдең... Ник соң бу болай булды әле, Ничек һәлакәтең күрмәдең, Ник, Мокамай, соң син тормышыңны Чабатаңдай матур үрмәдең!!. Син гомереңне усал исем белән, Канлы пычак белән чикләдең; Әллә ничек булды синең гомер, Син, Мокамай, әллә нишләдең!.. Ә бит безнең гомер матур урманнарда Май аедай матур башланды; Полный текст не помещается в описание к видео на

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later