Улларым булганга мин бик бәхетле. «Әти» дип дәшүләре генә дә ни тора бит. Икесе дә уңганнар, икесенең дә яраткан шөгыльләре бар. Менә шул шөгыльләренең уңышларын да гел күреп торабыз. Рәхмәтлемен шуңа Ходаема!❤️ Ильяс улым да, абыйсыннан калыйшмый. Бу ел «Балалы Солянка» да бүләкләделәр, аннары бергә чыгыш ясадык. Аяз улым һәрвакыттагыча Җәмилә белән шәп итеп биеде. Балалар - безнең киләчәгебез. Аларга хәлебездән килгәнчә терәк (поддержка) булсак иде. Бик кирәк ул балаларыбызга. Алар безне шулай сөендереп торсын, чөнки үзебез дә шуңардан бәхетле бит❤️ Килешәсезме?
Hide player controls
Hide resume playing