Җир йөзебездә микроблар ашаучы нинди файдалы суалчаннар яши? Әлеге суалчаннарның төзелеше, хәрәкәтләнүе, ашаулары һәм лабораториядә ничек үстерелгәне хакында видеодан карап белерсең. ********************************************* Видео Казан (Идел буе) федераль университетының “Аналитик биофотоника һәм күзәнәк инженериясе” фәнни-тикшеренү лабораториясендә төшерелде. Видеоны Фәхруллина Гөлнур Илдар кызы (микробиолог, биология фәннәре кандидаты, КФУ ның “Аналитик биофотника һәм күзәнәк инженериясе үзәге” фәнни-тикшеренү лабораториясе өлкән гыйльми хезмәткәре) әзерләде. Видеоны әзерләүдә Рожин Артем Олегович (КФУ ның “Аналитик биофотника һәм күзәнәк инженериясе үзәге” лаборант-тикшеренүче) ярдәм итте. Видео өчен кәгазьдә ясалган суалчан рәсемен Кузнецова Елена Владимировна (биохимик, КФУ ның “Медицина матдәләре” фәнни-тикшеренү лабораториясе инженеры) ясады. Видеода Хакимова Эльвира Ирек кызының (физиолог) киндердә ясаган суалчан рәсеме һәм түбәтәйле суалчан рәсеме кулланылды. Видеоның тышлыгын Шәрәфиева Айгөл Искәндәр кызы (график дизайнер, татар телендә тәбрикләмәләр ясаучы) ясады. *********************************************
Hide player controls
Hide resume playing