Җомга көне үтеп тә китте... Инде гадәт булып киткән - эштә бәйрәм өстәле әзерләп, хезмәткәрләрем белән чәй эчү бүген дә матур гына узды. ⠀ Тәмле ризык әзерләү хатын-кызның фитрасында бардыр инде ул. Монда бер хикмәт бар – аш-су әзерләүгә мәхәббәт булсын өчен, аңа аерым бер караш булырга тиеш. Ислам динендә сыман – авырайтмагыз. Тәмле ризыклар пешерү бер дә катлаулы түгел ул. Серләрен генә белергә кирәк. ⠀ Шулар турында гаиләм белән уйланып утырганда, инде күптәннән бер теләк туган иде. Хәзер, тәртипләп сөйлим) ⠀ 1. Соңгы берничә ай буена шимбә-якшәмбе көннәрен Остазларда аш-суга багышладык. Сезгә бу ошый сыман? Дөресме? Кулланасызмы? Алдагы язмаларда да дәвам итикме? Бәлки ниндидер төгәл ризыкның рецептын күрәсегез киләдер? ⠀ 2. Рецепт төзегән вакытта күп әйбернең җиңелрәк ысулын табырга тырышам. Күләмнәрне язганда да – кулланышта булган кашык, стакан белән саныйм. Уңайлымы бу? Бәлки граммнап язасыдыр? Үзем мәктәп елларында кулланган китапларда граммнар белән язылган иде. Ул заманда бигрәк тә уңайсыз иде ул.
Hide player controls
Hide resume playing