Суд эскәмиясендә Бөгелмә эшмәкәрен үтерүдә гаепләнүче Араик Мирзоян. Аның кылган гамәлләренә буенча җинаять эше карала. Тикшерү барышында Араик Мирзоянны 222 маддәнең 1 өлеше, 33 маддәнең 3 өлеше, 223 маддәнең 2 өлеше һәм 105 маддәнең 1 өлешләре буенча җинаятьләр кылуда гаеплиләр. Суд аны сак астында тоту срогын 2021 елның 15 маена кадәр озайта. Искәртеп узабыз, 2020 елның 1 сентябрендә Бөгелмәдә танылган эшмәкәр Евгений Деданинны атып үтерәләр. Җинаять кылуга гаепләнүчене кайнар эзләр буенча тоткарлыйлар. Ул Самара өлкәсендә яшәүче Араик Мирзоян булып чыга.
Hide player controls
Hide resume playing