Дүшәмбе иртәсендә Пермь дәүләт университетында бер студент алты кешене атып үтерде, 28 кешене яралады. Казан өчен бу аеруча тетрәндергеч хәл булды. Май аенда гына Казанның 175нче гимназиясендә Илназ Галявиев 9 кешене үтергән, 23 кешене яралаган иде. Пермьдә булган фаҗига корбаннары хөрмәтенә Казанның Ленин бакчасында фонтанга чәчәкләр, шәмнәр китерделәр. Тулырак мәгълүмат:
Hide player controls
Hide resume playing