Бүген алар лаеклы ялда булсалар да, байтагы хезмәт эшчәнлеген дәвам итә. Кайсыларының яшьләре 80 не узып китсә дә, алар бүген дә шәкертләр укыта, иҗтимагый хәрәкәттә катнаша, машина йөртә... Сүзебез Ульяновск төбәгендә гомер итүче тынгысыз кешеләр-хезмәт ветераннары хакында бара. Бүген өлкәннәр көне уңаеннан аларны Ульяновск шәһәренең “Мәдинә” мәчетенә чакырып кунак иттеләр. Ветераннар яшьлек хатирәләрен искә алып, матур яшәү серләре һәм гаилә кыйммәтләре турындагы уй-фикерләре белән уртаклашты. Шәһәр һәм район җитәкчеләре катнашында узган чарадан Рамис Сафин репортажы.
Hide player controls
Hide resume playing