2017 елга кадәр татар телен Татарстан мәктәпләрендә һәр укучы укыды. Моннан биш ел элек — 2017 елның 29 ноябрендә — Дәүләт Шурасы депутатлары бу системны юкка чыгарды. Татар теле дәресләре мәҗбүри булудан туктагач, ул телне өйрәнүчеләр саны шактый кимеде. 2021 елда туган тел дәресенә татар телен сайлаган укучылар нибары 63% иде. Ә бит калган бөтен фәннәр дә күпчелек мәктәптә татарча түгел, урысча укытыла. 5 ел элек булган хәлләрне искә төшерик. Татар җәмәгатьчелеге татар телен яклап карады, әмма килеп чыкмады.
Hide player controls
Hide resume playing