Myvideo

Guest

Login

Минем мктп: Актаныш районыны Аккз тп гомуми белем бир мктбе

Uploaded By: Myvideo
8 views
0
0 votes
0

Безнең мәктәп зур түгел, биредә нибары 32 укучы белем ала. Гаҗәп тоелдымы? Шулай булса да, мәктәбебез гөрләп тора! Һәр уку елында бер шәһәргә сәяхәткә барабыз, шәһәр тарихын өйрәнәбез, музейларында булабыз. Уку елы барышында язучылар һәм балалар өчен нәшер ителүче газета-журналлар редакцияләре белән очрашулар оештырабыз. Район, республика һәм илкүләм бәйгеләрдә җиңүләребез дә күп. Иҗади бәйгеләрдән тыш, фән олимпиадаларында актив катнашабыз. Көннең икенче яртысында мәктәбебез баян моңына күмелә. Чөнки баян түгәрәге эшли башлый. Без биергә-җырларга бик яратабыз. Бу түгәрәкләрдән бер укучы да читтә калмый. Чын артистлардан калышмыйбыз шул: татар, рус һәм инглиз телендә спектакльләр куябыз, өч телдә дә иркен аралашабыз. Ә сәхнә костюмнарын укытучыларыбыз белән бергәләшеп үзебез тегәбез. Безнең уку йортының бөтен яңалыкларын мәктәбебез сайтыннан карап белә аласыз. Иң яхшысы – безнең мәктәпкә үзегез килегез!

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later