Россия президенты игълан иткән “Гаилә елы” азагына якынлашып килә. Аның кысаларында ел дәвамында нинди генә кызыклы һәм мавктыргыч чаралар узмады. Шунысы сөенечле, урыннарда оештырылган чараларда җирле хакимият органнары мәчетләр һәм мәдрәсәләр белән бергәләп, ислам дине йолаларын, татар гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерүне максат итеп куйдылар. Республикабызның Апас районында исә “Исламда гаилә- ике дөньяда да бәхеткә юл” дип аталган күп кырлы дини-әхлакый кичә узды. Тирә-күрше төбәкләрдән килгән кунаклар катнашында үткән чарадан Рамис Сафин репортажы.
Hide player controls
Hide resume playing