Азнакай районы Әгерҗе авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Әлеге бина районда «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында төзелгән 20 нче ФАП буларак ачылды. Бу авыл халкы өчен чын Яңа ел бүләге булды. Ачу тантанасында безнең төшерү төркеме дә булып кайтты.
Hide player controls
Hide resume playing