Myvideo

Guest

Login

Очкан хыяллар

Uploaded By: Myvideo
7 views
0
0 votes
0

Күпме үтә шундый матур җәйләр, Ак болыттай ага гомерләр... Үтелмәсә озын язмыш юлы, Була алмас иде, бүгеннәр... Ә хыяллар...күпме алар туган? Җәйләр килсә, инде бигерәк. Еракларга күңел тарта иде, Кошлар омтылгандай биегерәк. Һаваларга карап хыялланып, Чалкан ятып, яшел чирәмдә. Хыялларың бик тирәндә чак та, Әйтә алмый, әйтим дигәндә. Авыр вакытлары...сынаулары, Бетмәс кебек булган чаклары. Сабырлыклар, аңламыйча әле, Ул вакытта безне яклады... Җирдә үсеп, җирдә без өйрәндек, Адым, адым итеп үтә алып... Алган гыйлем, булган акыл белән, Олы юлга чыгып китә алып... Җәйләр кабатланып торсаларда, Юллар кебек алар үтәләр... Сизелмиләр, әллә көтмәгәнгә, Ялт иттереп... көзләр җитәләр.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later