Фольклорный урок “Керәшен халкының милли бизәкләре“ Быелгы ел Россиядә “Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау “елы дип игьлан ителде. Сүрәкәләр чиктем киергесез, Күреп чиккәннәргә биргесез. Сайлап ярны мин сөймәдем, Сайлап сөйгәннәргә биргесез. Безнең керәшен халкыбызның да, үзенә генә хас гореф-гадәт-йолалары, тел үзенчәлекләре, кием-салымы, бизәнү әйберләре бар. Керәшеннәрнең берсеннән-берсе матуррак борынгы киемнәре, тәңкәле калфаклары, калпак-чачак,ука-чачак,түгәрәк яулык,ак калпаклары, чүпләмле сөлгеләре һәм башка бик күп киемнәре бар. Без сезнең белән бүген шуларның берничәсе белән танышып китәрбез. Фолкурокны алып баручы- Кузнецова Мария Прохоровна
Hide player controls
Hide resume playing