Яз килә, яз көлә! Эльвира Хәмәтнурова көе Гөл Мирһади сүзләре Гөрләвек, гөрләвек Җырлап ага урамнан. Арынган, арынган Җирләр карлы юрганнан. Яз килә, Яз килә, — Ак карлар эреп беткән. Яз көлә, Яз көлә, — Кояш елмая күктән. Көймәләр, көймәләр Узышабыз йөздереп. Сыерчык, сыерчык Сайрап тора өздереп. Яз килә, Яз килә, — Ак карлар эреп беткән. Яз көлә, Яз көлә, — Кояш елмая күктән. Йокыдан, йөкыдан Җир уяна яз килгәч. Урамга ашыгам Тәрәзәдән яз килгәч. Яз килә, Яз килә, — Ак карлар эреп беткән. Яз көлә,
Hide player controls
Hide resume playing