Рәхим итегез! Римма Ибраһимова - “Бишек җыры“. Рәшит Абдуллин көе, Туфан Миңнуллин сүзләре. Куанычларым, шатлыгым булып, Балам — багалмам, үсәсеңме син? Сагынып җырлар җырыма минем, Күземнең нуры, күчәрсеңме син? Бәхет гөлемнең чәчәге булып, Былбыл кошкаем, яшәрсеңме син? Әнием диеп, кадерлем диеп, Сандугачкаем, дәшәрсеңме син? Гомерең сукмагын зур юллар буйлап, Өмет йолдызым, утәрсеңме син? Илеңнен данын, намус, вөҗданын, Балам, әй балам, итәрсеңме син?
Hide player controls
Hide resume playing