Myvideo

Guest

Login

Минем мктп/Балтач районы Субаш тп гомуми белем бир мктбе

Uploaded By: Myvideo
24 views
0
0 votes
0

Без – Мари Иле белән чиктәш Балтач районы Субаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары. Мәктәбебезне бик яратабыз һәм монда белем алуыбыз белән чын күңелдән горурланабыз! Безнең мәктәп зур һәм якты. Монда килеп кергән һәр кеше аның чисталыгына, матурлыгына игътибар итми калмый. Беренче катта бөек шагыйребез Габдулла Тукай портреты каршы ала, ә диварларда аның әсәрләреннән геройлар «шаярып йөри». Икенче катны авылыбызның горурлыгы булган рәссам Володя Антонов картиналарыннан күргәзмә бизи. Мәктәбебездә укучылар өчен күп мөмкинлекләр тудырылган. Иҗат, җыр-бию өлкәсендә бәйгеләрдә даими катнашабыз. Спортчыларыбыз да бик көчле. Туризм, кул көрәше, бадминтон, волейбол буенча ярышлардан читтә калмыйбыз, беренчелекне башкаларга бирмәскә тырышабыз. Мәктәптә спорт мәйданчыгы барлыкка килгәч, уңышларыбыз тагын да артты. Хәзер безнең белән әти-әниләребез дә шөгыльләнә. Алсу һәм Йолдыз Гафурҗановалар, Балтач районы Субаш мәктәбе укучылары

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later