Myvideo

Guest

Login

МСКД ФАТИР АЛЫШТЫРДЫМ (кчен мшкатьлре)

Uploaded By: Myvideo
26 views
0
0 votes
0

Мәскәүдә 3 ел торган фатирдан башкасына күчәргә туры килде. Фатир хуҗасы бер ай алдан шалтыратып, “балаларыбыз кайтып яшәячәк”, дип хәбәр салды. Бәхеткә, күченәсе фатирны тиз таптым. “Искесенннән” “яңасына” кадәр җәяү 15-20 минут барасы, велосипед белән – 10 минут, машинада – 5-7 минут. Кием-салым, табак-савытны күчереп, җиңел машина белән 6-7 рейс ясалды. Иң авыры кичә иде: шкафлар белән караватны сүтеп, бер фатирдан икенчесенә күчереп, яңасында җыеп куясы. Берничә көн алдан сөйләшеп куйган кеше бар иде. Икәү булырга тиеш иде алар: җыючы да, төяүче дә. 20 мең сумга килештек. Әмма көне килеп җиткәч, болар эреп юкка чыкты. Телефон трубкасын алмадылар. Аларны тәкъдим иткән абзый “берничә көн элек хезмәт хакын биргән үзләренә, эчеп яталардыр”, ди. Менә сиңа “җитди” сәбәп! 20 мең алып эшләгәнче, эчеп ятуны өстен күрделәрме икән? Кызганыч, Мәскәү кебек зур шәһәрнең проблемасы шунда: “эшлим”, “киләм” дигән кешеләр, вакыты җиткәч кенә, менә шулай кинәт юкка чыгарга мөмкин. Ахыр чиктә, шкаф белән караватны сүтүче табылды (12 мең сум түләдем), әмма төяргә һәм ташырга иптәш малай белән икебезгә туры килде. Беләсезме тагын нинди проблема килеп чыкты? Күченәсе йорт лифтлары кечкенә, шкаф белән караватның детальләре сыймый анда. 9нчы катка җәяү ташыйсы булды. Сыгылып төшмәдек – ерып чыктык без. Яңа фатирга күченү мәшәкатьләрен түкми-чәчми шушы видеодаязмада күрсәттем. ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз – ! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз ! Без кайларда бар: VK - Әстәгъграмда - @aitchetat Ютубта - @aitche-tat Рутубта – #әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #автомобиль #чаллы #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #москва #мәскәү

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later