Бар иде Кремль урамында урнашкан КДУ (Казан Дәүләт Университетының), хәзерге КФУ ның 2нче бинасының 11нче катында яратып, тырышып, хөрмәтле остазларыбызның онытылмас лекцияләрен тыңлап, ә дәресләрдән соң студент чакның иң кызыклы вакытлары - бер-бер артлы мәдәни чараларга әзерләнеп, аннан, УНИКС зур концерт залларын гөрләтеп, аларда катнашулар. Бәхетле чорда укыганбыз дим. Легендар КДУ Татфагында укып калдык, Аллага шөкер! ТАТФАгыбыз һәрчак ул чараларда беренче урыннарны алып барды дисәм, ялгышмам. Хәтта инглиз фестивальләрендә дә курсташларыбыз сынатмый иде бит. Бу эшләрнең барысын оештырган, безнең белән бер дулкында кайнаган Радик абый Сабировка @Радик Сабиров, ул чакта деканыбыз булган хөрмәтле Искәндәр абый Гыйләҗевка хәзергәчә рәхмәтлемен, хөрмәт итеп һәрчак искә алачакмын!
Hide player controls
Hide resume playing