14 декабрь көнне Әлки районы Югары Әлки клубында «Гармунчылар бәйрәме»нә музыка сөючеләр җыелган иде. Нәкъ менә алар бу кичәнең геройлары булды. Бәйрәмгә тирә-як авыллардан гармунчылар килгән. Районда уздырыла торган күпчелек чараларда катнашучылар Урта Әлки авылыннан Рафидә һәм Таһир Абдуллиннар, Фәргать Зарипов, Әхмәт авылыннан Илдус Шәмсиев, Түбән Әлкидән Рифкать Хәмәтшин бу юлы да тамашачыларның күңеленә дәртле һәм моңсу җырлары белән яулап алды. Гармун һәм баяннарда оста уйнаучылар арасыннан Ринат Каюмов, Фаил Хәйбуллин, Рәфыйк Мәрдиев, Раим Фәтхетдинов – Югары Әлки авылыннан. Ә республикага талантлы артистлар биргән авылда башкача булуы мөмкин дә түгел. Ринат Раймунович – бөтен халык яраткан актриса Исламия Мәхмүтованың бертуган энесе икән.
Hide player controls
Hide resume playing