“Китәсең“ Рәмис Аймәт сүзләре Урал Рәшитов көе Китәсең… Урал Рәшитов көе Язлар булып килеп кергән идең, Көзләр булып китеп барасың. Ерагая бара, ерагая Безнең мәхәббәтнең арасы. Кушымта: Көзләр булып китеп барасың син, Соңгы яфрак кебек талпынып. Йөрәгемдә минем дөрләп яна Көзге усакларның ялкыны. Ерагая бара ант-вәгъдәләр, Серле карашыңның җылысы. Якыная… сине кочып алган Күксел рәшәләрнең сулышы. Кушымта. Дөрләп яна минем
Hide player controls
Hide resume playing