23 апрель - 25 апрель көннәрендә Югра җирлеге төбәк башкаласы Ханты-Мансийск шәһәрендә V Бөтенроссия Милли Бердәмлек форумы узды. 35 төбәктән, 500дән дә артык өч көнлек форумда милләттәшебез, Татарстан Республикасы халыклары Ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин да катнашты. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмый Татарстан Республикасы җитәкчелеге барында, форумның икенче көнендә Югра төбәге халкына хезмәт күрсәткән татар оешмасы җитәкчеләре белән, күңелдә булган сорауларны ачыклар өчен түгәрәк өстәл артына җыелырга булдык. Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллинны күпләр Санкт-Петербург шәһәрендә Татарстанның даими вәкиле буларак танып килде. 2024 нче елның февраль аенда ул Татарстан Республикасы халыклары Ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе булып билгеләнде. Утырыш барышында бер-беребез белән танышу минутларында, Ренат Нәкыйф улы Татарстан Республикасы даими вәкиле булып эшләгән еллардагы халык өчен бик күп яхшы һәм файдалы эшләр башкарылуы турында сөйләде. Туган республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе белән, шулай ук башка Россия Төньяк-Көнбатышы регионнары белән икътисади һәм мәдәни элемтәләрен үстерүдә үз өлешен кертүе, Петербургта һәм өлкәдә эш итүче татар иҗтимагый оешмаларына булышлык күрсәтүен, һәр ел булып уза торган Энколово Сабантуен оештыруда катнашуы, Петербургтагы татар теле курсларына да ярдәм итүе турында сөйләде. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, аның катнашуында Чайковский урамындагы Татар милли-мәдәни автономиясе мәдәни үзәге дә, хәзер анда урнашкан Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәге дә ачылу тарихында да аның хезмәте зур урын алып тора. Ул күп еллык үз эшчәнлеге мисаллары аша, төбәк җитәкчеләренең алга куелган максат-бурычлары алдында тукталып калмаска, бер-берләре белән дустанә аралашып, киңәшләшеп эшләргә чакырды. Ара ераклыгын сәбәп итми, түгәрәк өстәл артына җыелып, проблемаларны чишү күпкә җиңел булачагына азсызыклады. Ренат Вәлиуллин: - Татар халкы күп юллар, күп авырлыклар кичергән халык. Соңгы елларда гына күпме юллар үтелде. Күпме югалтуларга дучар булдык: таҗвирус аркасында югалтулар, кеше санын алгандагы киметүләр, бүгенге көндәге тотрыксызлык ул милләт өчен бернинди эзсез үтми. Нинди генә сәясәт кичерсәк тә бар көчебез даими эшчәнлеккә, халык, милләтебез файдасына юнәлтелгән булырга тиеш диде, ул. Милләттәшләребез белән очрашу җыелышында шәһәр һәм төбәк татар оешмасы җитәкчеләренең эшчәнлеге белән танышты, борчыган сорауларга җавап бирде. Гөлчәчәк Фатхулова, ХМАО-Югра
Hide player controls
Hide resume playing