...Һәрбер көннең яңалыгы була, Охшаш булмый көннәр көннәргә. Көчсезләргә көч өстәсен бу көн Гомер баскычыннан менәргә. Яхшылыкка юмарт булсын бу көн, Ишекләрне кайгы какмасын. Максатына барган һәрбер кеше Өмет белән алга атласын. Кайчагында хәтта язмышыңны Хәл итә дә куя бер көнең. Биеклеге, түбәнлеге сыя Шул бер көнгә бөтен гомернең. Бер көн бары мизгел генә димик, Көнләп санап булмый мизгелне. Яшик әле бүген тотам диеп Кулларыма бәхет тезгенен.
Hide player controls
Hide resume playing