Myvideo

Guest

Login

ЧЛМК-БЛЕШ. НКЙ ТАБЫНЫ. №1

Uploaded By: Myvideo
14,174 views
0
0 votes
0

Әниләр көненә уңаеннан әнием Эльвира белән “Әнкәй табыны” сәхифәсен башлап җибәрәбез. Бу рубрика күңелегезгә хуш килсә, кызык һәм кирәк, дисәгез, тагын төшерербез. Әнием сандыгында тәмле-тәмле рецептлар шактый. Бүген ЧҮЛМӘК-БӘЛЕШ әзерлибез. Формасы буенча ул бәлешкә охшаган, ләкин кечкенәрәк, камыры да гадәти бәлештән аерыла. НИЛӘР КИРӘК БУЛА КАМЫРГА: он – 500 г сметана (кибетнеке) – 200 г атланмай – 200 г 2 йомырка 1 йомырка (чүлмәккә ягар өчен) тоз, борыч ЭЧЛЕККӘ: сыер ите – 300 г 2-3 бәрәңге 2 баш суган 1. Атланмайны шакмаклап бүләбез һәм он белән кушабыз. Икесен бергә кул белән яхшылап уабыз. 2. 200 г сметана белән 2 йомырканы кушабыз. Камырны кулга ябышмас хәлгә җиткергәнче басабыз. 3. ЭЧЛЕКне әзерләүгә күчәбез. Сыер итен, бәрәңге һәм суганны вак шакмаклап турыйбыз. Тоз, борыч кушабыз. Барысын бергә яхшылап болгатабыз. 4. Чүлмәк-бәлешнең формасын әзерлибез. Камырның бер өлешен чеметеп алабыз да кул белән әвәлибез. Аннан соң шул камырны пиала эченә җәябез. 5. Пиала эчендәге камырга эчлекне салабыз һәм җөйләрне яхшылап чеметеп чыгабыз. Чүлмәк-бәлешне ипләп кенә пиаладан чыгарабыз. Калган камырдан чүлмәккә бизәкләр ясыйбыз. 6. Противеньга махсус кәгазь җәябез, аны үсемлек мае белән сөртәбез. Чүлмәк-бәлешләрне майланган противеньгә тезәбез дә, бер йомырка сытып һәм чынаякта болгатып, чүлмәкләрнең өстен шуның белән ягабыз. Алай эшләгәндә чүлмәк-бәлешкәйләр тагы да матуррак кызарып пешәчәк. 7. Духовканы 200 градуска җиткереп җылытабыз һәм чүлмәкләрне 1,5-2 сәгатькә озатабыз. 8. Чүлмәк-бәлешләрегез тел йотарлык тәмле булсын!

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later