«КАРАЛЕ»дә татарлар тормышындагы кызыклы хәлләр һәм вакыйгалар турында җиңелчә форматта сөйлибез. Бу юлы сиңа татарларда булган “коточкыч” җан ияләре, җан өшеткеч җен-пәриләр, чәчне үрә торгыза торган явыз рухлар турында сөйлибез. Моннан соң йокың качуы ихтимал. : син җен-пәриләрдән куркасыңмы? : Шүрәленең озын күкрәкләре булган? : Албасты нәрсәдән курка? : Юханы нинди ис буенча танырга? : Юха бер гаиләне буып үтерү турында : Су анасы, ой тьфу, Су бабасы : Бичура - музыкаль стендапер? : Кешенең эченә Убыр керсә, нәрсә була? Иллюстрацияләр: Ринара Нагаева («Мифические существа татар» китабы), Зөләйха Камалова Чыганаклар: «Татар мифлары» (Галимҗан Гыйльманов), «Татар халык авыз иҗаты. Риваятьләр», «Татар мифологиясе: энциклопедик сүзлек» Проектның командасы: ИДЕЛ яшьләр журналы Куратор: Гүзәл Закирова, Алсу Мансурова Автор, чыганаклар белән эшләү: Айдар Шәйхин, Зөләйха Камалова Алып баручы: Илгиз Шәкүров Монтаж: Фирүзә Вәлиева
Hide player controls
Hide resume playing