Кәркәүч мәдәният йортында авылдашыбыз, рәссам Мөнип Фатыйховның “Тормыш бизәкләре“ дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе оештырылды. Рәссамны хөрмәт итеп килгән авылдашлары җылы сүзләр җиткерде. Ерак араларны якын итеп Төркиядән кайткан күренекле рәссам Мәхмүт Исмәгыйлев, Казаннан Мөдәрис Мөхетдинов, Нәкыйп Исмәгыйлевлар чыгыш ясады. Чара изге теләкләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды, чәй табыны артында дәвам итте. Әлфия Газизуллина
Hide player controls
Hide resume playing