Мин үзем Илеш районының Югары Яркәй авылында туып-үстем. Әтием Рәмзил чыгышы белән Игмәт авылыннан. Әнием яклап картәтием шахтер булган. Аны шахта баскач, гаиләсе Пермь краеннан Илеш районының Дөмәй авылына кайтып төпләнгән. Бүген әтием — Югары Яркәй 4нче мәктәбендә директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары, әнием Лида стоматология поликлиникасында өлкән шәфкать туташы. — Чыннан да, безнең тормыш – үзе бер спорт аренасы кебек бит. Спортчылар, үз алдына максатлар куеп, югары үрләргә ирешкән кебек, кешеләр дә үрләр яулый, яңаларын билгели. Миңа бу бик якын, чөнки үем спортсыз тора алмыйм . Кечкенәдән волейбол белән мавыгам. Ә бүген Татарстан эстрадасы йолдызлары белән волейбол ярышларында катнашам. Бу стресс, киеренкелектән арынырга ярдәм итә .— Җыр сайлау — зур проблема ул. Бүген хит булдыру берни тормый, тик төпле җырлар сирәк. Ә бит җырчыга зур миссия йөкләтелгән, чөнки кешеләр шатлыкта да, кайгыда да җыр тыңлый. Димәк, ул яхшы көе һәм мәгънәле сүзләре белән халыкны тәрбияләргә, зәвыгын формалаштырыр
Hide player controls
Hide resume playing