🍧АЛМА ҺӘМ МИЛӘШТӘН ДЕСЕРТ Десерт өчен КИРӘК: ❇️2 алма ❇️4 чәй калагы миләш ❇️4 чәй калагы шикәр комы Кайнатма өчен КИРӘК: ❇️1 алма ❇️1 тәлгәш миләш ❇️0,5 стакан шикәр комы Алмаларны юып, үзәген алабыз. Алма чокырына миләш, шикәр комы салабыз. 🍎 Форманы майлап, алмаларны утыртып, духовкада 20 минут пешереп алабыз. 🍎 Ул арада сироп әзерлибез. Алма үзәкләрен бер стакан су белән кайнатып алабыз. Сөзәбез. Шул суга ярты стакан шикәр комы, бер алма турап салабыз, бер тәлгәш изелгән миләш салып 15 минут кайнатып, сыек кайнатма ясыйбыз. 🍎 Пешкән алмалар өстенә сироп агызып, табынга бирәбез. 😋 Тәмле булсын!
Hide player controls
Hide resume playing