ЯШЬЛЕК ТАҢЫ ТОМАНДА Бар иде бит замналар, Гармунлы моңлы кичләр. Томаннарга кереп калды Әнкәйләр яккан мичләр. Кушымта: Яшьлеккә кем йозак салган, Кайда соң ачкычлары? Ачып булмый, юк, ачылмый, Томанда яшьлек таңы. Дус, туганнар таралыштык, Төрлебез төрле якта. Балачактан алган хисләр Һаман кайный кочакта. Хәтта еллар күрештерми, Туган якка юл тими. Тик яшьлек кереп төшләргә “Сәлам” диеп кул изи. Венер ФӘТТАХ
Hide player controls
Hide resume playing