Myvideo

Guest

Login

Октябрь ае муллык ае. Октябрь саныбыз да хатын-кызлар турындагы язмаларга мул

Uploaded By: Myvideo
1 view
0
0 votes
0

Октябрь ае – муллык ае. Октябрь саныбыз да хатын-кызлар турындагы язмаларга мул. Тышлыкта – «Флореаль» чәчәк салоны хуҗасы Флора Галиева. «Өстәлеңдә гел кайнар ашың торсын, өеңне чиста, тәртипле тот, балаларың сәламәт булсын, ирең канәгать калсын». Композитор, татар опера һәм балеты авторы Резеда Ахияровага әнисе әйткән бу сүзләрне. Бу саныбызда – композиторның тормыш кагыйдәләре. Күренекле әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Дания Заһидуллина нигә үзен әти кызы дип атый, фәндә хатын-кызга нигә өч тапкыр күбрәк эшләргә кирәк? Бу сорауларга җавапны «Физик та мин, лирик та...» язмасыннан табачаксыз. Татар декоратив-гамәли эшләнмәләре коллекционеры, татар костюмы реконструкторы Гөлшат Нугайбәкованың хоббие кечкенә генә бер брошкадан башлана... Шулай ук сезне клярда кәбестә пешерү буенча мастер-класс көтә. ️Игътибар! 14 октябрьгә кадәр «Сөембикә» журналына яхшы ташлама белән язылып калырга өлгерегез.   Ярдәм кирәк булса, үзебез дә яздыра алабыз. Элемтә өчен телефон: 7 937 288-18-01 Онлай... Source: Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later