Myvideo

Guest

Login

ТИЕМ ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫ СОГЫ КННРЕ

Uploaded By: Myvideo
1 view
0
0 votes
0

“Унике сәгать ун минутта әти үзенең бөек җанын Аллаһка тапшырды.“ 22 июль – Татар халкының бөек юлбашчысы, милләт атасы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, нәшир, мөхәррир, журналист, публицист Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел. Гаяз Исхакыйның соңгы көннәре турында аның кызы Сәгадәт Чагатай сөйли. Сезгә дә тыңлап алырга тәкъдим итәбез. Идея авторы: Наил Нәбиуллин. Дизайн һәм видеоны монтажлау: Гөлчәчәк Хисмәт. Тавышландыру: Фәридә Зыярова. Фотолар: Лена Гайнанова архивыннан. 70 лет назад, 22 июля 1954 года татарский народ потерял своего великого лидера, политика, общественного деятеля, журналиста, писателя, драматурга, признанного тюркского деятеля – Гаяза Исхаки. Мы вспоминаем Гаяза Исхаки с большим почтением и уважением! О последних днях Гаяза Исхаки рассказала в своих воспоминаниях его дочь Сагадат. ӘТИЕМ ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ СОҢГЫ КӨННӘРЕ Үз гомерендә сәламәтлегенә беркайчан да зарланма­ган мәрхүм әтием соңгы авыруын да батырларча, хәтта башкаларга үрнәк булырдай үтә бер сабырлык һәм тә­вәккәллек белән кабул итте. Бер ел буе авырып йөрсә дә, аны соңгы өч көндәге сырхавы гына аяктан екты. Вафатына бер-ике көн кала кара-каршы сөйләшеп утырганда, эчтән генә «нинди чир икән соң бу, авыру кеше зарланмый да, утырып тора, шаяра, бары тик гәүдәсе генә хәлсезләнә бара» дип уйлап куйдым. Хә­зергә кадәр шушы уйлар исемнән чыкмый. Вафатына ике ай кала безгә килгәндә, ул бик ябык­кан, шулай да үзе киенеп, үзе чишенә, йөри иде. Баш­тарак һава суларга да мөстәкыйль чыгып йөрде, соң­рак, егылмасын дип, үзен генә чыгармый башладык. Беркөнне шулай паркка чыккач, әтием тирә-юньдәге хозурлыкка, күңелне иркәли торган табигатькә сокла­нып, «нинди матур яшеллек» дип әйтеп куйды. Ул аны тирән сулап, соңгы көннәре якынлашканны аңлап әйт­кән кебек булды. Парктагы утыргычлар уңайсыз бул­ганлыктан, аның аяклары шеште. Аннары аякларын сузып, үз аркама терәп утырта башладым. Соңрак үзе­без белән кечкенә мендәр алып чыга торган булдык. Паркта ул, бер-ике сәгать газета укып, төрле темаларга әңгәмә корып утырырга ярата иде. Тулы текстны сайтыбыздан укый аласыз: Безнең сәхифәләребезгә дә рәхим итегез! Гаяз Исхакый сайты Гаяз Исхакый телеграмда Гаяз Исхакый вкда Гаяз Исхакый инстаграмда

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later