Казанда, Иске Татар бистәсендә “Халык уенчыгы“ исемле халык һөнәрләренә багышланган беренче җөмһүрият фестиваленең ничек узганын карагыз. “Шушы чарага дип килсәм дә, шәһәргә таба борылып кире китәргә булдым. Чөнки бу фольклор җыены биләгән мәйданчык киңлегендә хет бер генә хәреф татарча, бер тамчы булса да татар рухы шәүләсен күзлек киеп тә эзенә төшә алмадым“, дип яза безгә казанлы Габдулла Рәсүлшин. Ул төшергән видеоны тәкъдим итәбез.
Hide player controls
Hide resume playing